news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10 гыйнвардан Казанның җәмәгать траспортында билет бәясе арта

10 нчы гыйнвардан Казанның җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар үз көченә керә. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителде. Шәһәр мэриясе сайты шул турыда искәртә.

Акчалата түләгәндә юл бәясе үзгәрмәячәк, билет өчен банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә – юл бәясе дүрт сумга арта һәм 35 сум тәшкил итәчәк. 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен каралган транспорт картасы буенча билет бәясе 25 сумга чыга.

Тарифлар күтәрелүенең төп сәбәпләре – 11,06 процентлы инфляция, дизель ягулыгына бәяләр арту, шулай ук комплектлау һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе, дип хәбәр иттеләр ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot