news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры эшен яңа проектлар, кешеләр өчен яратуын әйтте

Илсур Метшин Татарстан башкаласын иң бәхетле һәм төзек шәһәр итәргә тели.

Казан мэры эшен яңа проектлар, кешеләр өчен яратуын әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан мэры Илсур Метшин бертөрлелек булмау, даими рәвештә яңа проектлар булуы һәм шәһәр халкы тойган яхшы якка үзгәрешләр өчен үз эшен яратуын әйтте. Бу турыда ул журналистлар белән узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Мин үз эшемне бик яратам. Бертөрлелек юк, көн саен яңалык. Болар барысы да — иҗади үсеш. Күпсанлы кешеләргә кагылышлы үзгәрешләрне күргәч, алга таба эшлисе килү теләге уяна», — диде Илсур Метшин.

Мэр халыкара тәҗрибәне исәпкә алып, киләчәктә Татарстан башкаласын үстерергә планлаштыра. Иң яхшы тәҗрибәләр белән ул Берләшкән милләтләр оешмасы халыкара консультатив комитеты рәисе буларак танышачак.

«Мин безнең шәһәр һәм шәһәр халкының мәнфәгатьләре белән яшим. Тагын да зуррак үзгәрешләр булуын телим. Укырга тырышам, шул исәптән минем яңа позициям белән. Иң яхшысын Казанга алып киләчәкмен, аны иң төзек, уңайлы, чиста, имин, игелекле һәм иң бәхетлесе итәчәкмен, — дип планнары белән уртаклашты Илсур Метшин.

Элегрәк шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда тиздән Җәмигъ мәчете төзелеше өчен мәйданчыкны билгеләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100