Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: Якын арада экспертлар Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынны әйтәчәк
«Мәчетне төзү өчен мәйданчыкны сайлау белән профессионаллар шөгыльләнә», - диде Казан мэры.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы карар якын арада игълан ителәчәк һәм җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылачак. Бу хакта журналистлар белән матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Хәзер архитектура белән шөгыльләнүчеләр бергәлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергә берничә мәйданчыкны карый. Алар үзләренең соңгы фикерен формалаштыргач, ул җәмәгать хөкеменә чыгарылачак. Минемчә, якын арада мондый тәкъдим булачак», — диде Метшин.
Казан мэры үзе бу процесста катнашучы булуын өстәде, шуңа күрә мәчет төзү өчен теге яки бу мәйданчык файдасына ачыктан-ачык әйтмәячәк. «Иң яхшысы - профессионалларны тыңлау», дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз