news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырыла

Татарстан түрәләре татарча өйрәнергә теләүләрен әйткән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырылачак. Дәресләр ике дәрәҗәгә бүленеп укытылачак.

«Муниципаль хезмәткәрләр татар телен аз белә дип әйтәбез. Бик күпләр татарча белә икән, гаҗәпләндем. Тел актив кулланылмый гына. Шунлыктан, татар теле курсларын оештырып җибәрергә ниятләдек», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татар теле укытучысы Рашат Якупов әйтүенчә, дәресләр ике дәрәҗәгә бүленә: татар телен бер дә белмәгәннәр өчен һәм татар телен белгән, ләкин камилләштерергә теләүчеләр өчен. «Дәресләрнең кайчан башланачагы соңрак билгеле булачак», — диде ул.

«Соңгы ике айда Казан башкарма комитеты һәм Татарстанда эшләүче төрле түрәләр татарча өйрәнергә теләүләре турында әйтә, „безгә репетитор кирәк“ дип мөрәҗәгать итә. Димәк, ихтыяҗны күрәләр», — дип сөйләде Рашат Якупов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100