news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли

Казан мэриясенең «Туган телләр поезды» концепциясен автобусларга күчерү нияте дә бар.

Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятли
Салават Камалетдинов

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясе транспорт хезмәткәрләренә татар телен укытуны оештырырга ниятләгәнен әйтте.

«Транспорт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәтү буенча интенсивлар оештырырга ниятлибез. Алар белән беррәттән хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне дә туплыйбыз. Бу безнең өчен яңа эш түгел. Туган телләр елында кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сату-алу өлкәләрендә эшләүчеләр татар телен өйрәнде. Мэрия хезмәткәрләре өчен аерым интенсив үтте», - диде Гүзәл Сәгыйтова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Узган елның 20 сентябреннән Казан метросында «Туган телләр поезды» йөри башлаган иде. Ул канатлы сүзләр, юмор, популяр фразалар бизәлгән алты вагоннан тора. Алты вагонның өчесе татарларга, Татарстанга, Казанга багышланган, бер вагон тулысынча татар телендә.

«Поездны казанлылар һәм Казан кунаклары бик яратты, әле дә бик күп кайтавазлар алабыз. Махсус бу поездны көтеп торучылар бар, мәктәп укучылары да аңарда еш йөри. Быел исә охшаш концепцияне автобусларга да күчерү нияте бар. Шул ук автобусларда татар һәм рус телләрендә топонимика, шәхесләргә бәйле аудиогид та яңгыраячак», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

  • Съездда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен үстерү турында: Монда акча дип тора торган түгел, дип әйтте.
  • Әлеге чарада Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100