news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде

Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде
Салават Камалетдинов

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде.

Бүген Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Гүзәл Сәгыйтова Казанда милли мәгарифне үстерү, татар теле кулланышын киңәйтү буенча башкарылган эшләр һәм яңа проектлар турында чыгыш ясады. Чараның йомгаклау өлешендә сүз Минтимер Шәймиевкә бирелде. Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтованы мактап алды.

«Чибәр дә булып, хатын-кыз да булып, Казанда шундый эш алып баруы сокландыра. Илсур Рәисович (авт. - Казан мэры Метшин), каян таптыгыз мондый кешене? Башка җирдә эшләве җиңелрәк. Татарстаныбызда күптән яшибез, ә башкаланың бу эшләрне болай ук алып барганы юк иде әле», - диде Минтимер Шәймиев.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының съездына Россиянең төрле төбәкләреннән мәгариф хезмәткәрләре килгән иде. Чарада татарның милли үзаңын күтәрү буенча төрле чыгышлар яңгырады. Чит төбәк вәкилләре дә сүз алып, урындагы вазгыять белән уртаклашты.

«Милләтебезне саклау эшендә, бигрәк тә башка төбәкләр белән уртак тел табып эшләүнең нәтиҗәсе күренеп тора. Җиңел эш түгел. Ул җиңел була да алмый. Әгәр барыбыз бердәм булып, үзара аңлашып эшләсәк, күп нәрсәләргә ирешеп була. Бүгенге очрашу – бик матур күренеш, халкыбызның яшәргә теләве», - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстанның беренче Президенты 1990нчы елларны искә алып, ул чорда булган вакыйгаларны күрергә язмасын дигән теләктә калды. «Татар конгрессын булдыру, дин әһелләрен берләштерү, гомумән, халыкны берләштерү катлаулы елларны җиңеп чыгарга ярдәм итте», - диде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100