news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе «Татарча чәй эчү» турында яңа видеоролик тәкъдим итә

Казан мэриясе «Татар-информ» агентлыгына «Татарча чәй эчү» турында яңа видеоролик юллады.

Кичә хәбәр ителгәнчә, казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак. 20 роликны Казан мэриясенең социаль челтәрләрендә һәм YouTube каналда урнаштырачаклар.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә татар теленә өйрәтә торган видеоролик белән уртаклашты. Республика җитәкчесе бүлешкән ролик һөнәрләргә багышланган иде.

Казан мэриясе тәкъдим итәчәк роликлар казанлылар тормышындагы кызыклы хәлләргә багышлана. Авторлар аларга юмор элементларын, милли колоритны да өстәгән. Яңа 20 видеоролик кафе, сырхауханә, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, шулай ук хезмәттәшләр, җитәкчеләр, дуслар, туганнар белән аралашу кебек темаларны үз эченә ала.

Видеороликларны «Теория» студиясе эшләгән. Диалоглар авторы – Рания Усманова. Анимация геройлары Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова, Рәшит Вәлиуллин, Кариев театры артистлары Алсу Шакирова, Булат Гатауллин, Рамил Вафин, Камал театры актрисасы Рәйхан Габдуллина тавышлары белән сөйләшә.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100