Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэриясе татар телен өйрәнү өчен «вируслы» видеороликлар тәкъдим итә
Казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак. 20 роликны Казан мэриясенең социаль челтәрләрендә һәм YouTube каналда урнаштырачаклар. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театрларда, туганнар, үтеп баручылар белән төрле тормыш ситуацияләрендә аралашырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук Казан мэриясе хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары дәвам итә. Дәресләр махсус эшләнгән методик программа буенча уза. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар таныклыклар алачаклар.
Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 11 ноябрьдә шәһәрлеләр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушыла ала. Проектны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
Моннан тыш, Казанда тарихи-мәдәни аудиогидлы 12 автобус йөри, ул шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә сөйли. Язмаларны 2, 6, 90, 91 нче номерлы маршрутларда (һәр маршрутта 3 әр автобус) тыңларга була, күчмә состав тематик бизәлгән. Пассажирлар микрорайоннар, бистәләр тарихы, атаклы кешеләр, урамнарның исемнәре, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә ала, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз