news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе татар телендә белем бирә торган бакча-мәктәпләргә анализ ясаган

Ярты ел дәвам иткән мониторингны Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының бәйсез экспертлары башкарып чыккан.

Казан мэриясе татар телендә белем бирә торган бакча-мәктәпләргә анализ ясаган
Салават Камалетдинов

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар телендә белем бирә торган бакча-мәктәпләргә анализ ясалганын әйтте.

Гүзәл Сәгыйтова анализ нәтиҗәләрен татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

«2017 елдагы вакыйгалар милли мәгарифкә зур үзгәрешләр кертте. Шуңа да былтыр, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, без төп игътибарны мәгариф өлкәсенә юнәлттек. Эшебезне татар телендә белем биргән бакча-мәктәпләрне ачыклау, укытуга һәм тәрбия чараларына анализдан башладык», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Ярты елга сузылган мониторингны Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының бәйсез экспертлары башкарып чыккан. Мониторинг түбәндәге юнәлешләрдә эшләргә кирәклеген күрсәткән:

  • татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре имиджын үстерү өчен махсус стратегия язу;
  • татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ребрендинг ясау;
  • милли тәрбия системасын модернизацияләү;
  • белем бирү учреждениеләренең статусын күтәрү һәм аларның биналарын камилләштерү;
  • балалар һәм укытучылар арасында аралашуны татар телендә алып бару;
  • укучылар өчен аңлаешлы, кызыклы күнегүләр, текстлар белән баетылган җиңел дәреслекләр әзерләү;
  • яшь буынга татар телен өйрәнүгә мотивация булдыру.

Әлеге чарада Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100