Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэриясе Пермьда атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша
Фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән. атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан мэриясе Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашын белдерде.
«Пермь, Казан йөрәге белән бу минутларда сезнең янда. 11 май көнне Казан мәктәбендә булган вакыйганың ярасы әле бик яңа. Бу фаҗигане кабул итүе, кичерүе авыр һәм ул бөтен шәһәр өчен эзсез узмый. Нык булыгыз! Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына көч бирсен», — диелә хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Пермь университетында атыш ачкан студентны тоткарлауларын язган иде. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз