news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь университетында атыш оештыручы тоткарланган

Ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Хокук сакчылары Пермь дәүләт университетында атыш оештыручыны тоткарлый. Тоткарланганда ул яралана, чөнки каршылык күрсәтергә тырышкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ату нәтиҗәсендә 5 кеше үлгән, тагын 6 кеше зыян күргән. Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында төгәл мәгълүматлар ачыклана.

Бу факт буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынына криминалистлар чыккан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100