news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана.

(Казан, 20 сентябрь, «татар-информ»). Пермь дәүләт университетында атыш вакытында биш кеше һәлак булган, алты кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булды, 6 кеше зыян күрде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында төгәл мәгълүматлар аныклана», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100