news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе Айдар Ногмановның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Казан мэриясе ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Айдар Илсур улы Ногманов вафат булуына бәйле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Айдар Ногманов монументаль сәнгать һәм татар эпиграфикасы өлкәсендәге белгеч буларак билгеле булды. Аның татарларның хокукый хәленә һәм Россия империясенең дини сәясәтенә багышланган тикшеренүләре аеруча кыйммәтле.

Ике дистә ел дәвамында Айдар Илсур улы Казан топонимика комиссиясе әгъзасы буларак иҗтимагый тормышта актив катнашты. Аның тирән белеме һәм һөнәри тәҗрибәсе шәһәр урамнарына күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү мәсьәләләре буенча күпсанлы эксперт бәяләмәләрен әзерләү өчен нигез булды.

Айдар Ногуманов турындагы якты хатирәләр һәрвакыт аны белгән, хөрмәт иткән, яраткан кешеләрнең хәтерендә яшәячәк, - диелә кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot