news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү белән шөгыльләнгән тарихчы Айдар Ногманов вафат

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты бүген тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Айдар Илсур улы Ногманов вафат булу турында хәбәр итте. Бу хакта «Миллиард.Татар» телеграм-каналында яза.

Айдар Ногманов Татарстанның мемориаль мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертте, монументаль сәнгать һәм мемориаль такталар өлкәсендә экспертлык эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Аның хезмәте нәтиҗәсендә борынгы кабер ташларының торышына игътибар җәлеп итү, татар эпиграфикасының уникаль үрнәкләрен саклап калу һәм күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү мөмкин булды.

Аның фәнни тикшеренүләре, шулай ук аның җитәкчелегендә язылган коллектив монографияләр Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын баетты. Тарихчының татарларның хокукый торышына һәм Россия империясенең дини сәясәтенә багышланган хезмәтләре галимнәр арасында аеруча танылуга иреште.

news_right_1
news_right_2
news_bot