news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә кораллы укучы белән булган хәлдән соң җинаять эше кузгатылган

17 яшьлек өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, рус теле кабинетында 12 укучыны тота.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казан гимназиясендә кораллы укучы белән булган гадәттән тыш хәлдән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне өйрәнә, тикшерү кысаларында мәктәп администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Учреждениедә куркынычсызлык тәэмин ителмәгән», – дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казанның 7нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, 12 укучыны сыйныфта тота. Укучы дәрес башлангач, рус теле кабинетына кергән, укытучы өстәле артына утырган һәм корал алган. 17 яшьлек егетне бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә тоткарлыйлар. Нәтиҗәдә, берәү дә зыян күрмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100