ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның бер гимназиясенә укучы пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән

13 май 2019, 13:41 , Фото: Полина Шевчук

Казанның бер гимназиясенә укучы пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән Гимназиядә укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 7нче гимназиясендә бер укучы мәктәпкә пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кайбер мәгълүматлар буенча, X класс укучысы унике өлкән сыйныф укучысын тоткын итеп алган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Чыганак мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта укучы полиция бүлегендә, аның белән әңгәмә үткәрәләр.

Гимназия укучылары һәм укытучыларының берсе дә зыян күрмәгән. Укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10