news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Лаеш һәм Алабуга кунакханәләре санитар-эпидемиологик нормаларны бозган

Роспотребнадзор бер атнада Татарстанда 37 кунакханәне тикшергән.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән 37 кунакханәнең өч кунакханәсендә санитар-эпидимиологик нормаларны бозуны ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.  

Роспотребнадзор кунакханәләрне һәм хостелларны контрольдә тотуын дәвам итә, чөнки актив рәвештә туристлык сезоны дәвам итә. 

"Монда вазгыять яхшы якка үзгәрде, бер атна эчендә хокук бозулар азрак,, әмма тикшерелгән 37 кунакханәнең өчесендә хокук бозу очрагы ачыкланды", - диде Авдонина. 

Кунакханәләрдә дистанция билгесе, зарарсызландыру чаралары булмаган, шулай ук хезмәткәрләр бүлмәләрне дезинфекцияләнмәгән. Санэпидрежимны бозган кунакханәләр Казанда, Лаешта һәм Алабугада урнашкан.

«Кунакханәләрдәге туклану объектларын тикшереп тору дәвам итә. Алар эшне туктатмадылар, һәм бер атна эчендә без кунакханәләр каршындагы 13 ресторанны тикшердек", - дип өстәде спикер.

Казанда кунакханәләр каршындагы ике ресторанда антисептиклар булмаган һәм дезинфекция үткәрү режимы үтәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100