news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы Ралина Ибраева «Qazaqstan Дауысы. Балалар» проектының ярымфиналына узды

Казан кызы Ралина Ибраева «Qazaqstan Дауысы. Балалар» проектының ярымфиналына узды
Фотоларны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге тәкъдим итте

Казан кызы Ралина Ибраева «Qazaqstan Дауысы. Балалар» проектының ярымфиналына узды. Ярымфинал тапшыруы «Qazaqstan» телеканалында 1 июль көнне туры эфирда барачак. Һәр теләге булган кеше канал сайты аша тавыш бирә алачак.

«Проектка татар телендә «Туган тел» җыры белән уңышлы килеп кергәч, Татарстан кызы трио белән «Булбул кусым-ай» казах халык җырын башкарды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча команданың остазы Алем (Ninetyone популяр казах музыкаль төркеме солисты) өч катнашучы арасыннан Ралинаны сайлап алды. Шуның белән җырчы кызның ярымфиналга үтүе тәэмин ителде», дип хәбәр Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Ралина әйтүенчә, әлеге этап бигрәк тә җаваплы булган, чөнки 15 катнашучының бишесе генә үтәргә тиеш. Әмма яшь җырчы әлеге юлны Россия проекты аша үтеп караганга авыр тоелмаган. «Былтыр мин бу этапны Егор Крид командасында Россия телепроекты аша үтергә тырышкан идем,. үтмәдем. Быел мин теләсә нинди нәтиҗәгә әзер идем», дигән ул.

Ралина Ибраева казах җырын татар моңы кушып җырлаган. Ул остазына ышанычы өчен рәхмәт әйтә. Хәзер Ралина ярымфиналга әзерләнә.

  • Ралина Казанның «Унбер» лицеенда 5нче класста укый. 5 яшеннән вокал белән шөгыльләнә. Педагогы – Альбина Казыйханова.
  • Үткән ел Ралина Ибраева «Голос. Дети» проектында катнашып Егор Крид командасына эләккән иде. Аннан алдарак Балалар Евровидениесенә сайланганда финалистлар рәтенә кергән, «Детская Новая волна» проекты ярымфиналына чыккан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100