news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы Ралина Ибраева Казахстан шоу-проектында «Туган тел»не җырлап киләсе турга узды

11 яшьлек җырчы кыз «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектында катнашып дүрт остазның да игътибарын җәлеп итте.

Казан кызы Ралина Ибраева Казахстан шоу-проектында «Туган тел»не җырлап киләсе турга узды
Фоторәсемнәрне ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге тәкъдим итте

Казаннан 11 яшьлек җырчы Ралина Ибраева «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектында катнашып дүрт остазның да игътибарын җәлеп итте.

«Татарстаннан яшь җырчы Габдулла Тукай сүзләренә татар телендә «Туган тел» җырын башкарды. Җырны тыңлаган дүрт остаз да җырчы кыз белән эшләргә теләк белдереп борылып караган», дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Ралина казах җырчысы, популяр Ninety One төркеме солисты Алем командасын сайлаган. «Алем беренче булып борылды. Миңа аның иҗаты якын һәм аңлаешлы. Ул бик сөйкемле җырчы, аның белән эшлисем килә», дигән Ралина Ибраева.

Хәзер Ралина популяр телевизион проектның казах версиясендә эшләвен дәвам итә. Ул остазы белән яңа композицияләр әзерли, үзенең вокаль мөмкинлекләрен үстерергә хыяллана.

Ралина Казанның «Унбер» лицеенда 5нче класста укый. 5 яшеннән вокал белән шөгыльләнә. Педагогы – Альбина Казыйханова. 

  • Үткән ел Ралина Ибраева «Голос. Дети» проектында катнашып Егор Крид командасына эләккән иде. Аннан алдарак Балалар Евровидениесенә сайланганда финалистлар рәтенә кергән, «Детская Новая волна» проекты ярымфиналына чыккан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100