Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле: Шаһиәхмәтовны билгеләү икътисад өлкәсендә яңа бурычлар белән бәйле
Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә икътисад үсешенең ел саен 5 проценттан да ким булмаган үсеш тәэмин итәргә кушты.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Мидхәт Шаһиәхмәтовны Татарстан икътисад министры итеп билгеләү министрлык алдында торган яңа бурычлар белән бәйле. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ил Президенты тарафыннан ел саен 5 проценттан да ким булмаган икътисад үсеше темпларын тәэмин итү бурычы куелган. Бу мөһим бурычны истә тотып, республика Президенты, объектларда хәзерге вазгыять турында фикер алышу, шулай ук булган резервларны анализлау өчен, Татарстан предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашулар сериясе уздырды. Зур эш башкарасы бар. Яңа икътисад министрын билгеләү нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү белән бәйле», — диде Галимова.
Бүген иртәнге киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа икътисад министрын тәкъдим итте. Ул — Мидхәт Шаһиәхмәтов. Татарстаннның элеккеге икътисад министры Фәрит Абдулганиев ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз