Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан консерваториясе легендар баянчы Рамил Курамшинның соңгы васыятен үтәгән
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшинның соңгы васыятьләренең берсен тормышка ашырган – аның әсәрләреннән торган җыентык бастырып чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан дәүләт консерваториясенең Баян һәм аккордеон кафедра мөдире, профессор, Татарстанның атказанган артисты Әбүзәр Фәйзуллин сөйләде.
«Рамил Курамшинның пьесалары татар колориты, төрлелеге, үзенчәлеге, бормалары (мелизмнары) белән аерылып тора. Аның пьесалары төрле басмаларда нәшер ителгән: мәсәлән, төрле җыентыкларда берәр-икешәр пьесалары басылган булган. Ә без барысын җыеп, берләштереп, бер җыентык итеп чыгарырга уйладык. Бу идея Рамил абыйга бик ошаган иде. Исән чагында консерваториягә башка әсәрләрен дә алып килде һәм без аларны редакцияләп, чыгардык», – диде Әбүзәр Фәйзуллин хәбәрчегә.
Консерваториянең баян һәм аккордеон кафедрасы мөдире җыентыкның каралама вариантын Рамил Курамшинга күрсәтергә өлгереп калган. «Без аңа редакцияләнгән вариантны күрсәттек, ул ризалыгын биргән иде. Җыентык быел йөз данә белән консерватория хисабына басылып чыкты. Пьесалар урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары өчен. Балалар музыка мәктәбенең талантлы, тырыш өлкән сыйныф укучылары да башкара ала. Хәзер күп кенә педагоглар шулай эшли дә – пьесаларны укучыларның репертуарына кертә», - дип аңлатты ул.
«Рамил абыйның пьесалары, нигездә, халык җырлары темасына язылган. Авторлык әсәрләре дә тәкъдим ителгән. Җыентыкны консерваториянең нәшрият бүлеге чыгарды, Рамил абыйның әсәрләрен уйнарга теләге булганнар миңа мөрәҗәгать итә ала», - диде Әбүзәр Фәйзуллин.
Җыентыкның төзүчесе – Әбүзәр Фәйзуллин, редакторлары - Әбүзәр Фәйзуллин һәм консерваториянең өлкән педагогы, баянчы, Татарстанның атказанган артисты – Азат Хәмидуллин.
2022 елның сентябрендә Зилә Мөбәрәкшинага биргән әңгәмәсендә Рамил Курамшин консерваториядә пьесалар җыентыгы чыгарга тиешлеге турында әйткән иде.
«Ул сенсация булырга тиеш, теркәп куй. Консерватория минем баян өчен язылган әсәрләрдән торган бер җыентык чыгарачак. Аның турында мотлак рәвештә газеталарга да языгыз, белсеннәр иде. Чөнки миннән башка баянчылар өчен пьесаларны чыгаручы юк. Булмаганны бар дип сөйләүчеләр бар, мин булганын да кычкырып сөйләп йөрмим – андый әрсезлегем юк, гади авыл малае бит», - дип сөйләгән иде ул.
Шулай ук Рамил Курамшинның безгә әйткән тагын бер васыяте – әсәрләрен радиодан яңгырату. «Җырларымны башка җырчылар җиренә җиткереп башкарса, сөенер идем. Баянда уйнаган язмаларым бар, аларны әйтмим дә. Ишеттерсеннәр иде шушы язмаларны. Бирмиләр бит. Радиодан яңгырамагач, кеше дә белми, тыңламый», - дигән иде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәдә.
-
Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле. Рамил Курамшин 2022 елның 18 декабрендә вафат булды. Аны, васыяте буенча, туган авылында – Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожар авылы зиратында җирләделәр.
-
Рамил Курамшин: «Мин бит әле хәзер дә сәхнәгә чыгып уйнарлык хәлдә идем»
-
Легендар баянчы Рамил Курамшин белән хушлашу: «Күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды»
-
Рамил Курамшинның соңгы көннәре: «Картлар йортына да урнаштырып булмады, кызганыч...»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз