Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кирмәнендә Татарстан Фәннәр академиясе яңа проектын тәкъдим итте
Бүген Казан Кирмәненең «Манеж» күргәзмәләр залында лекция һәм китап презентациясе булды. Чара барышында «Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт» күргәзмәсе кысаларында «Сөембикәнең тарихи образы» лекциясе укылды һәм «Татар бишек җырлары» дигән китап тәкъдим ителде. Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков ачып җибәрде.
«Сезне ихлас күңелдән сәламлибез. Билгеле, бүген безнең өчен зур бәйрәм. Бүген сезнең игътибарга яңа проектыбызны тәкъдим итәбез. Ул да булса — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында эшләп килүче «Мирасханә». Үзебезнең фәнни-агарту проектына беренче сулыш бирәбез. Бу проект безнең партнерларыбыз, беренче чиратта, әлбәттә, Казан Кремле музей-тыюлыгы, аның җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырыла», – белән дип белдерде ул.

«Фәннәр академиясе туган телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклау һәм үстерү юнәлешендә күптөрле эшләр башкара. Чаралар үткәрелә тора, хезмәтләр басыла тора. Бүгенге чара да максатчан эшебезнең бер дәлиле. Әлеге проект кысаларында үзебезнекеләр дә, читтән чакырылган галимнәр дә лекцияләрен укыячагына өметләнәбез. Безнең күрсәтерлек әйбер күп, мирасханәбездә 51 мең берәмлектән артык чыганак саклана, шуларның 8 меңнән күбрәге – язмача мираска карый. Алар белән халыкны да таныштырасыбыз килә. Проект яшь буынны да, туристларны да җәлеп итәр», – диде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов.

Алга таба Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһаметдин Мәрҗани исемендәге тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов, соңгы фәнни тикшеренүләргә һәм архив материалларына нигезләнеп, Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе тормышы һәм тарихи роле турында сөйләде.
Шулай ук лекция кысаларында сәнгать белеме кандидаты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова «Татар бишек җырлары» презентациясен үткәрде. Аннары беренче тапкыр 1960-1980 еллардагы фольклор экспедицияләреннән уникаль аудиоязмаларны үз эченә алган фундаменталь тикшеренүләрне тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз