news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинофестивалендә «Мусульманин» фильмының реставрацияләнгән версиясе күрсәтелә

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында быел «Мусульманин» нәфис фильмының реставрацияләнгән версиясе күрсәтеләчәк.

«Фильмның режиссеры Владимир Хотиненко кинокартинаны карагач, тамашачы белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирергә әзер», дип хәбәр итә кинофестивальнең оештыру комитеты.

Фильм конкурстан тыш программада күрсәтелә.

Быел Владимир Хотиненко Казан кинофестиваленә жюри рәисе итеп чакырылган.

  • «Мусульманин» фильмы 1995 елда төшерелгән. Әфган сугышында әсирлектә булып ислам динен кабул иткән Николай (Абдулла) Иванов ролендә - Евгений Миронов.
  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot