news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестиваленең жюри эшенә быел Татарстаннан Рәфыйк Мөхәммәтшин җәлеп ителгән

Казан кинофестиваленең жюри эшенә быел Татарстаннан Рәфыйк Мөхәммәтшин җәлеп ителгән
Салават Камалетдинов/архив

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзалары арасында быел Татарстан вәкиле дә булачак. Жюри эшенә Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җәлеп ителгән.

Фестивальне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, жюри рәисе итеп Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко сайланган.

«Владимир Хотиненконың Казан кинофестивале идеологиясен яхшы аңлавына ышанабыз. Аның «Мусульманин» фильмында, мөгаен, Россия кинематографиясе тарихында беренче тапкырдыр, ислам темасы күтәрелде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелгән вакытта бу аеруча әһәмияткә ия», - ди Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Жюри әгъзалары арасында кинорежиссер, кино тәнкыйтьчесе Хамид Бенамра (Алжир, Франция), режиссер һәм продюсер Анар Кашаганова (Казахстан), режиссер һәм продюсер Амер Салмин Аль Мурри (ОАЭ), документальх фильмнар режиссеры Наргес Абьяр (Иран), режиссер Хаобам Пабан Кумар (Һиндстан), танылган кино тәнкыйтьчесе Ихсан Кабиль (Төркия), режиссер, актриса, продюсер Илһам Шахейн (Мисыр) бар.

Россия белгечләре арасыннан кинофестивальнең жюри командасында сәнгать фәннәре докторы, танылган кино белгече Валерий Фомин бар.

  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7 – 11 сентябрь көннәрендә уза.
  • Соңгы елларда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан вәкиле булмады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100