news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале төп номинацияләр буенча икешәр приз бирде

Вера Глаголеваның "Не чужие" фильмында төп рольләрнең берсен башкарган Россия актрисасы Лилия Волкова приз алды.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале жюри әгъзалары "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле" һәм "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле", "Иң яхшы режиссер эше" номинацияләрендә икешәр приз бирергә карар иткән.

Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручылар - Вера Глаголеваның "Не чужие" фильмында төп рольләрнең берсен башкарган Россия актрисасы Лилия Волкова, "Сумерки" кытай фильмында төп рольне башкарган Юан Ли.

Иң яхшы ир-ат ролен башкаручылар - Адильхан Ержановның "Ласковое безразличие мира" казах фильмында төп рольне башкарган Куандык Дүсенбаев, "Ксерокопия" мисыр фильмында төп рольне башкарган Мәхмүт Хәмид.

Иң яхшы режиссерлар - Татарстанда төшерелгән "Мулла" фильмы режиссерлары Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров; "Гольнеза" иран фильмының режиссеры Саттар Шамани Гол. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100