Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кинофестивале дөньяның өч кинофестивале белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре форумы үтте.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөньяның төрле кинофестивальләре белән активрак хезмәттәшлек итә башлаячак. Бүген фестиваль бара торган “Ривьера” комплексында форумның башкарма директоры Миләүшә Айтуганова өч кинофестиваль җитәкчелеге белән килешүгә кул куйды. Болар – “Төрки дөнья” документаль кино фестивале, Швейцариянең Шәрыкъ киносы фестивале һәм Шарм-эль-Шейхта узучы Гарәп һәм Европа кинофестивале. Килешүләр кинофестивальнең Матбугат үзәгендә журналистлар катнашында имзаланды.
Килешү нигезендә кинофестивальләр үзара хезмәттәшлек итәчәкләр. Бу хезмәттәшлек уртак кино күрсәтүләрдә, әлеге илләрдә Татарстан киносы көне уздыруларда һәм Татарстанда бу илләрнең кинематографиясен тәкъдим итүдә, фильмнар һәм кино белгечләре алмашуда чагылачак. Казан халыкара мөселман киносы фестивале бу фестивальләрнең рәсми партнеры була. Мәсәлән, “Төрки дөнья” документаль кино фестивалендә Казан кинофестивале секторы барлыкка киләчәк.
Килешүләр Казанда ике көнлек Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре форумы үткәрелгәннән соң имзаланды. Әлеге форум “Казан Кремле” территориясендә кинофестиваль кысаларында үткәрелде.
- Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара. Аның ачылу тантанасы 4 сентябрьдә булды. 10 сентябрьдә ябылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз