Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хосписы Президент грантлары бәйгесендә 2,9 миллион сум акча отты
Хоспис Татарстанда балалар күчмә паллиатив хезмәтен үстерү проектын әзерләгән.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан хосписы Россия Президенты грантлары бәйгесендә 2,9 миллион сум акча отты. Әлеге акча Татарстанның якын-тирә районнарында яшәүче авыру балаларга күчереләчәк, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.
Хоспис Татарстанда балалар күчмә паллиатив хезмәтен үстерү проектын әзерләгән. Аны конкурс комиссиясе бәяләп, акча бүлеп бирү турындагы карарга килгән.
Балалар паллиатив хезмәте Казанда 2011 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта ул каты авырулардан интегүче 140 балага ярдәм күрсәтә. Аны үстерү өчен яңа бригада оештыру, җиһазлар һәм машина сатып алу күздә тотыла. Проект кысаларындагы эшчәнлек 1 декабрьдә башлана.
Президент грантына шулай ук А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты да лаек булды. 8 миллион 900 мең сум акча Казанда ТУ-144 пассажир самолеты базасында балалар һәм яшьләр өчен дөньяда бердәнбер интерактив техника музее төзүгә юнәлдереләчәк.
Искәртеп үтик. Паллиатив ярдәм ул – куркыныч авырулар белән бәйле проблемаларга юлыккан пациентлар һәм аларның гаиләләренең яшәү рәвешен яхшыртуга йөз тоткан ярдәм, махсус тәрбия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз