ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында сөйләячәкләр
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана
Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
Алексей Песошин һәм Артем Хохорин яңа “Юдино” полиция бүлеген ачтылар
Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

Җәмгыять

Татарстанның 4 районында паллиатив ярдәм кабинетлары ачылачак

17 октябрь 2017, 16:53 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанның 4 районында паллиатив ярдәм кабинетлары ачылачак Киләсе ел башында Яр Чаллыда паллиатив медицина ярдәме бүлеге эшли башлар, дип көтелә.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел башында Яр Чаллыда паллиатив медицина ярдәме күрсәә торган бүлек эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов хәбәр итте.

“Бүгенге көндә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында бу проект буенча килешү бар. Без бу вакыйгага әзерләнәбез. Яр Чаллыдан ярты миллионнан артык кеше яши, шуңа күрә паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булучылар бар”, - диде Илсур Шәймәрданов. Ул Әлмәттә бу бүлекнең 2015 елдан, атнасына 5 тапкыр эшләвен билгеләп узды.

Пресс-конференция "Паллиативная помощь в Казани-опыт татарстанских врачей"

Авыл җирлегендә дә халыкка паллиатив ярдәм күрсәтү эше оештырыла. Мисал өчен, Илсур Шәймәрданов, сынау проекты буларак, Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе, Түбән Кама районнарында паллиатив ярдәм күрсәтү кабинетлары эшли башлаячагын әйтте. “Бу районнарда кадрлар әзерләнгән, Үзәк район хастаханәләре белән килешүләр бар”, - диде ул.

Илсур Шәймәрданов сүзләреннән аңлашылганча, барлык районнарда да мондый кабинетларны ачу җиңел эш түгел. Бу закон чыгару базасындагы кыенлыклар белән бәйле. “Ни өчен дигәндә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 187 нче боерыгы 100 меңнән дә кимрәк кешеле районнарда кабинетлар ачарга мөмкинлек бирми. Ә бездә халкы 20 меңнән ким булган районнар бар”, - диде белгеч.

Искәртеп үтик. Паллиатив ярдәм ул – куркыныч авырулар белән бәйле проблемаларга юлыккан пациентлар һәм аларның гаиләләренең яшәү рәвешен яхшыртуга йөз тоткан ярдәм, махсус тәрбия.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр