news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хастаханәсенә метанол белән агуланган уникенче студент мөрәҗәгать иткән

Кичә кич студентлар компаниясе Салмачыда арендага алынган коттеджда берсенең туган көнен бәйрәм иткән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Агентлыкка мәгълүм булганча, кичә кич студентлар компаниясе Салмачыда арендага алынган коттеджда берсенең туган көнен бәйрәм иткән.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, алар биш литрлы баллонда алкоголь сатып алган.

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар үзәгенә метил спиртыннан агулану симптомнары белән тагын бер студент мөрәҗәгать иткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш токсикологы Алия Насыйбуллина раслады.

Хәзерге вакытта хастаханәдә унике кеше – биш кыз һәм җиде егет дәвалана.

«Өчесе – авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә. Авыруларның унысы Башкортстан яшьләре, икесе – Казаннан», – диде агентлыкка Алия Насыйбуллина.

Табиблар бу компаниядән агуланучыларның тагын килү ихтималын әйтә. Бүген бер кызның Мәскәүгә китүе ачыкланган, аның хәле әлегә билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot