news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метанол белән агуланган 11 кешене хастаханәгә салганнар

Зыян күрүчеләр арасында Казан югары уку йортларында укучы Башкортстан яшьләре дә бар.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казан хастаханәсенә бер-бер артлы метил спирты белән агуланган унбер кеше килә.

Билгеле булганча, зыян күрүчеләр арасында Казан югары уку йортларында укучы Башкортстан яшьләре дә бар.

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматларына караганда, яшьләр зур компаниядә булып, спиртлы эчемлек кулланган. Хәмерне исә биш литрлы баллонда сатып алганнар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә агулану турындагы мәгълүматны агентлыкка расладылар.

«11 кеше 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар үзәгенә мөрәҗәгать итте. Аларның өчесе - авыр хәлдә. Табиб-токсикологлар барлык килгән пациентларның гомере өчен көрәшә», - дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Компаниядәге калган яшьләрнең дә якын арада табибларга мөрәҗәгать итүе мөмкин.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең барысы да 1999 һәм 2000 елларда туган яшьләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100