news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан галимнәре төрки дөньяда агачка уеп ясау сәнгатенә багышланган симпозиум оештыра

Халыкара симпозиум 19-20 декабрьдә Татарстанның Фәннәр академиясендә үткәрелә.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанның Фәннәр академиясендә 19-20 декабрьдә “Төрки дөньяда агачка уеп ясау сәнгате: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән Халыкара симпозиум узачак. Бу хакта академиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Симпозиум ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырыла. Ул институтның 2008 елдан алып барылган “Төрки дөнья сәнгате” циклы кысаларында, төрки халыкларның матди һәм рухи мәдәниятен өйрәнү һәм таныту максатында чираттагы чарасы булачак.

Симпозиумның беренче көнендә фәнни-гамәли конференция, ә икенче көнендә “Агачка заманча уеп ясау сәнгате” халыкара күргәзмәсе, мастер-класслар үткәреләчәк. Бу уңайдан, иң яхшы сувенирлар да ачыкланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100