Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» гаилә үзәге янындагы концертта Рөстәм Миңнеханов халыкка мөрәҗәгать итте
Бердәм тавыш бирү көне уңаенннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны студиясеннән 14 сәгатьлек туры трансляциядә «Казан» гаилә үзәге янындагы концертны да күрсәтеп бардылар. Татарстанның дәүләт иҗат коллективлары, халык артистлары чыгышыннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да күтәрелделәр.
«Хәерле кич, кадерле дуслар! Хәерле кич, Казан! Барыгызны да, кемнәр монда җыелган, кемнәр эфирны карый ихластан сәламлим. Һәркайсыгызга гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәм. Сайлаулар тәмам, 70 проценттан күбрәк сайлаучылар катнашкан. Барлык район һәм шәһәр сайлау комисияләре эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Быел шундый үзенчәлек кертелде: махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз, Мәскәүдәге коллегаларыбыз да тавыш бирү хокукына ия булды. Бу безнең ватанпәрвәр булуыбыз хакында сөйли», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Миңнеханов чыгышы барышында шулай ук теләкләрен дә ирештерде.
«Һәммәбез дә исән-сау булыйк. Республикабыз гөрләп торсын, барыбызга да уңышлар», – диде Татарстан Рәисе.
Концерт тамашасы халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруындагы халыкның рәсми булмаган гимны «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз