news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Сайлау участоклары ябылды

Татарстанда Сайлау участоклары ябылды
Фото: Трансляциядән скриншот

Бердәм тавыш бирү көне уңаенннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны студиясеннән 14 сәгатьлек туры эфирында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев участоклар ябылуын хәбәр итте.

«Әлбәттә, Бердәм тавыш бирү участокларында бәйрәм кәефе хакимлек итте. Өстәвенә урамда матур һава торышы булды. Карагыз, чыннан да, кешеләр, татарстанлыларның иң яхшы традицияләрендә, сайлау участокларына гаиләләре белән килгәннәр», – дип белдерде телестудия кунагы.

Татарстан Республикасының әлеге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазыйфасына сайлауларда беренче 0,11 процент беркетмәләрне эшкәртү нәтиҗәләре буенча 91,10 процент тавыш җыя. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

  • Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot