news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан экологлары Аккош күлендә тикшеренү уздырып, сирәк үсемлекләрне ачыклаган

Казан экологлары Аккош күлендә тикшеренү уздырып, сирәк үсемлекләрне ачыклаган
Фото: «Казаньоргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте

Казанда Аккош күле урман паркының биологик төрлелеген тикшерү эше буенча нәтиҗә ясалды. Аккош күле урман паркы территориясендә Казан галимнәре мүкнең өч уникаль төрен тапканнар, шуларның берсен исле хушбуйлар ясауда кулланалар.

«Галимнәр Аккош күле урман паркының Казан — Яшел Үзән юлы артында урнашкан төньяк өлешен тикшерде. Урманның хәзерге торышы турында сөйләсәк, без бу территориядә лишайникларның өч төрен таптык. Лишайниклар дигәндә, алар атмосфера һавасының торышы күрсәткечендә зур роль уйный. Мәсәлән, «никкера перистая» лишайнигы үскән урында һаваның сыйфаты әлеге лишайникның үзенә куйган шартларына туры килә, дигәнне аңлата», - диде «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Иванов.

Моннан тыш, Аккош күле урманында «эверния сливовая» һәм «пармелия бороздчатая» кебек мүкләрнең төрләрен дә ачыклаганнар. «Эверния сливовая» ислемай ясау өчен кулланыла. Бу төр лишайник әлеге җирлек өчен гадәти булып тора, ул каеннарда, кагыйдә буларак, урман паркы чикләрендә үсә. Көнбатыш илләрендә имәннәрдә үсә, шуңа күрә аны «имән мүге» дип тә атыйлар. Нәкъ менә бу лишайниктан алынган экстракт ислемай ясаганда өстәмә компонент яки фиксатор буларак кулланыла. «Пармелия бороздчатая» мүге азотка бик сизгер. Ул да үзен әлеге урманда бик яхшы хис итә», - дип сөйләде галим.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, урман паркында күп кенә төрләр, үсемлекләр һәм хайваннар бар, аларның булуы урман паркының чиста экологик торышы турында сөйли.

Дмитрий Иванов мондый дәрәҗәдәге җентекле тикшеренүләрнең соңгы елларда үткәрелмәгәнлеген искәртте. «СИБУРга кергән «Казаньоргсинтез» предприятиесе ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыгып булмас иде. Тикшеренү дәверендә флора һәм фаунаның киң биологик төрлелеген билгели алдык. Белгечләр урман паркының төньяк өлешендә 170 төр гөмбә, 210 төр кош һәм 380 төрдән артык үсемлек, мүк, лишайниклар тапты. Шул исәптән, анда тычканнар, кабаннар да яши», - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук галимнәр 165 еллык наратны һәм 90-100 еллык башка агачларны да тапканнар. «Татарстан өчен бу агачлар борынгы үсемлекләр дип әйтә алмыйбыз. Әмма әлеге урманда мондый агачлар сирәк була торган күренеш. Шуңа күрә маршрутлар әлеге агачлар яныннан узачак», - дип өстәде белгеч.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100