news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аккош күле территориясендә экологик сукмак булдырылачак

Аккош күле территориясендә экологик сукмак булдырылачак
Фото: «Казаньоргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте

Казанда Аккош күле урман паркының биологик төрлелеген тикшерү эше буенча нәтиҗә ясалды. География фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Иванов сүзләренчә, сулыкларны исәпкә алып, урман паркының гомуми мәйданы 3 684 гектарны тәшкил итә.

«1996 елда бу территория саклана торган махсус статуска ия дип игълан ителде. Аннары Казанның башкарма комитеты берничә тапкыр карарны яңартты. Урман дәүләт тарафыннан махсус саклау статусына ия дигән рәсми карар бар, биредә хуҗалык эшчәнлеген алып бару рөхсәт ителми. Тикшеренү эшендә биология, экология, география, тарих һ.б. өлкәләрдән якынча 25 белгеч катнашты. Без әлеге территория турында максималь комплекслы, тулы күзаллау булдыра алдык. Максатыбыз - территориядә экологик туризм системасын үстерүне дәвам итү», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Аның әйтүенчә, Аккош күле урманының кайбер урыннары тикшерелмәгән булган.

«Кече һәм зур Аккош күле тирәлегенең торышы мактанырлык түгел. Ә менә Казан - Яшел Үзән юлы артында урнашкан урман паркының төньяк өлеше тикшерелмәгән иде. Тикшеренү эшләрен үткәрү өчен авырлык тудыра торган урыннар да булды. Нәкъ шул урыннарда җәнлек-бөҗәкләрнең сирәк төрләрен очраттык. Аларның кайберләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Без йөз гектардан артык җирне тикшерә алдык. Урман паркының көнбатыштан көнчыгышка таба гомуми озынлыгы - 13 чакрым», - диде ул.

Җәяү йөрергә яраткан туристлар өчен Чувашия Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендә «Идел сукмагы» («Волжская тропа») маршруты булдырылачак. Аккош күле паркын үз эченә алган экомаршрут җәяүлеләр өчен киләсе елның җәендә төзелә башлый.

«Маршрутның бер өлеше кыш айларына туры киләчәк. Карда җәнлекләрнең эзләрен ачыклап, аларның нинди төр икәнлеген билгеләп булачак. Шулай ук, урманда төнлә актив булган ярканатның биш төре яши, шуңа күрә төнге экскурсияләрне дә үткәрергә планлаштырабыз. Без төзегән маршрутлар әле алга таба эшләнеп бетәчәк. Маршрутлар югарыда Кызыл китапка кертелгән җәнлек-бөҗәкләр яшәгән урыннардан үтмәячәк», - диде Дмитрий Иванов.

«Идел яры буйлап Чувашия, Ульяновск һәм Татарстанда җәяүләп сәяхәт итәргә була. 350 чакрымга сузылган экологик сукмак киләсе елның җәендә төзелә башлый. Иминлек чаралары да булдырылачак: баскыч, кисәтү билгеләре, элмә такталар урнаштырыла. Сукмак буенда бәдрәф, чатырлар өчен мәйданчыклар кую мөмкинлеге була. Экологик сукмак машина юлыннан ерак булмый. Мәсәлән, җәяү барып, шәһәргә автобус яки башка транспортка утырып кайтып китәргә мөмкин була», – диде «Идел сукмагы» проекты менеджеры Ольга Хөснетдинова.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Казаньоргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятенең экология буенча эксперты Анастасия Романенко «Идел сукмагы»н үтәр өчен, мобиль кушымтадан файдаланып булуын, СИБУР компаниясе, «Казаньоргсинтез» җәмгыяте табигатьне саклау өчен зур эш башкарганын, ярдәм күрсәтүен әйтте.

  • Экологик сукмак Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә «Казаньоргсинтез» ААҖ тарафыннан төзелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100