news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан дәүләт циркына яңа директор билгеләнде

Казан дәүләт циркы директоры итеп 16 майдан Эльмира Булатова билгеләнгән.

«Бүген ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Казан циркы коллективына яңа директорны тәкъдим итте», дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Эльмира Булатованың цирк сәнгате өлкәсендә зур тәҗрибәле булуы искәртелә. Ул бертуган Запашныйлар циркында да, Зур Мәскәү циркында да эшләгән. Шәхси цирк оешмасын җитәкләгән.

  • Казан циркының директоры Рамил Шәрифуллин 2021 елның ноябрендә низагтан соң эшеннән җибәрелгән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot