news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Башкарма комитеты янгында һәлак булган гаиләне җирләүдә ярдәм күрсәтәчәк

Гаилә парын һәм өч баланы мөселман зиратында, әбине туганнары карары буенча Балык Бистәсе районында җирлиләр.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитеты «Ритуал» оешмасы белән берлектә янгын вакытында һәлак булган гаиләне җирләүдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч балалы гаилә пары башкаланың Мамадыш трактындагы мөселман зиратында җирләнәчәк. Һәлак булган әбине туганнары Балык Бистәсе районында җир куенына салачак.

  • «Татар-информ» бүген төнлә Казанның Авиатөзелеш районындагы шәхси йортта янгын чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Һәлакәттә алты кеше – йортның өлкән хуҗабикәсе, аның 31 яшьлек кызы һәм аның ире, аларның өч кечкенә баласы (11 һәм 9 яшьлек малайлар һәм тугыз айлык кыз бала) үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot