news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри — «Эшчәнлеге татар классик әдәбияты формалашуга көчле тәэсир ясый»

Аның әтисе һәм бабасы филология буенча берничә китап язган гыйлемле кешеләр була.

Каюм Насыйри — «Эшчәнлеге татар классик әдәбияты формалашуга көчле тәэсир ясый»

Мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри 1825 елныӊ 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан (хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Кече Шырдан) авылында мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе һәм бабасы филология буенча берничә китап язган гыйлемле кешеләр була.

Башлангыч белемне Габделкаюм атасыннан ала, 1841—1855 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Аннары Казан руханилар училищесында, 15 ел буе Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. 1871 елда Казанда татар балалары өчен рус-татар мәктәбе ача. Соңрак академик Василий Радлов белән укыту методикасы мәсьәләләрендә фикер каршылыклары аркасында 1876 елда мәктәптән китә.

Казан университетында ирекле тыӊлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Санкт-Петербургта нәшер ителгән фәнни журналларның берсендә аның «Казан татарларының тормышларына сөнни ислам тәэсиреннән тыш барлыкка килгән ышанулары һәм йолалары» дигән саллы хезмәте басылып чыга. Каюм Насыйриныӊ гыйльми эшчәнлеген югары бәяләп, 1885 елда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте аны бертавыштан үзенеӊ хакыйкый әгъзасы итеп сайлый. Шул рәвешле ул рәсми яктан фән кешесе буларак танылу ала.

Каюм Насыйринең Казан мещаны Мөхәммәтвәли Яхин белән берлектә татар телендә «Таӊ йолдызы» газетасы чыгару идеясе белән дә йөргәнлеге мәгълүм. Күпкырлы галимнең хезмәтләре татар теленә, әдәбиятына, тарихына, этнографиясенә, эпиграфикасына, дәреслекләр һәм календарьлар, сүзлекләр төзүгә, математикага, географиягә, ботаникага, медицинага һ.б. өлкәләргә багышлана.

Күренекле библиограф Исмәгыйль Рәмиев аның әдәби һәм гыйльми мирасы хакында кыскача шундый йомгак ясый: «Ул үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859 — 1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 кисәк календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 — барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны йөзгә тула, күләме 350 басма табактан арта.

Шуның өстенә Казан археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга. 1886 елда «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә. Насыйриның хезмәтләре турында рус матбугатында 3 дистәгә якын мәкалә басыла».

Каюм Насыйри Казанда төрле фатирларда яши. Соңгы яшәү урыны туганы Габделбәдигъ мөәзин өенең түбәнге катында була. Шунда ул 1902 елныӊ 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә ялгызлыкта вафат була. Җәсәде Яӊа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Каюм Насыйри — татар җәмгыяте үсешендә үз чоры өчен мөһим роль уйнаган шәхесләребезнең берсе. Аның фәнни һәм әдәби эшчәнлеге татар классик әдәбияты формалашуга көчле тәэсир ясый. Бөек татар шагыйре Г.Тукай үзенең «Исемдә калганнар» әсәрендә: «Кулыма „Фәвакиһел җөләса“ китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам… бу китаптагы сүзләргә гаҗәпләнәм», —  дип искәрә.

Каюм Насыйринең 610 битлек әлеге мәҗмугасы 1884 елда Казанда нәшер ителә, ул Шәрекъ әдәбиятыннан күчерелгән һәм халкыбыз телендә сөйләнеп килгән нәсыйхәт эчтәлекле кыска хикәяләрне үз эченә ала. Җыентыкның соңгы бүлегендә татар халкының сөйләм телендә йөргән мәкаль, табышмак, җыр үрнәкләре, шулар турында әдипнең фикер һәм аңлатмалары бирелә. Анда галим: «Телебезне өйрәнү өстендә аз эшлибез», — дип аянычын да белдерә.

Каюм Насыйрины искә алуга багышланган чаралар эзлекле һәм дәвамлы рәвештә үткәрелеп тора. 1922 елдан башлап аның туган якларында һәм Казанда тантаналы җыелышлар, фәнни конференцияләр уздырыла. Аларның материаллары аерым гыйльми җыентык итеп бастырыла, аның хакында махсус мәҗмугалар нәшер ителә, матбугат битләрендә, 1945 елда хәтта фронт татар газетасында, мәкаләләр дөнья күрә, Татар педагогия техникумына Каюм Насыйри исеме бирелә, Казанның элеккеге Евангелистлар урамы аның исеме белән атала. Озак еллар мәгълүм булмаган «Казан халкына мөрәҗәгать» дигән кулъязма хезмәте табыла.

Хәзерге вакытта Казанда Каюм Насыйри музее бар, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында аның исемендәге архитектура һәм этнография комплексы эшли.

Галимнең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнү юнәлешендә, күпсанлы мәкаләләр белән беррәттән, татар һәм рус телләрендә махсус монографияләр, ике, дүрт томлык «Сайланма әсәрләр»е нәшер ителде.

Каюм Насыйриның тормышы шактый гына өйрәнелсә дә, бу өлкәдә әле башкарыласы эшләр байтак, галимнең туган халкына калдырылган гаять бай мирасы үзенең тикшеренүчеләрен көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100