Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Каюм Насыйриның тәрбия турындагы «Китаб әт-тәрбия» китабын тәкъдим иттеләр

Татар балалар нәшрияты галим-мәгърифәтченең музей-йортында Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» китабын яңадан бастырып чыгарган. Китап этнограф, тарихчы, мәгърифәтче һәм педагогның 200 еллыгына багышланган.
«Китап әт-тәрбия» китабы беренче татар педагогик мәгърифәтчеләренең берсе Каюм Насыйри үгет-нәсихәтләренә нигезләнгән. Әлеге басмада төрле киңәшләр, әдәп-әхлак дәресләренә дә зур урын бирелде. Без китапны кызыклы булсын дип, тырышып эшләдек, шуңа күрә һәр үгет-нәсихәткә бәйле рәсем дә ясалган», - дип сөйләде журналистларга Татар балалар нәшрияты җитәкчесе Марат Ганиев.
Китапта татар һәм рус телендә текстлар бар. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән интернет-портал һәм Каюм Насыйри үгет-нәсихәтләре язылган мобиль кушымта булдырылган. «Шулай итеп сез китаптагы барлык үгет-нәсихәтләрне тыңлый да аласыз. Бу уникаль мультиформатлы китап», - дип билгеләп үтте Марат Ганиев.
Татар балалар нәшрияты җитәкчесе сүзләренчә, үгет-нәсихәт буенча шулай ук анимацион роликлар төшерәчәкләр. Алар китапта тәкъдим ителгән сурәтләр стилистикасында сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз