news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйриның 200 еллыгына көмеш тәңкә тәкъдим иттеләр

Каюм Насыйриның 200 еллыгына көмеш тәңкә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Милли банкы галим-мәгърифәтченең музей-йортында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган истәлекле көмеш тәңкә тәкъдим итте. Әлеге тәңкә Россия Банкы тарафыннан 2025 елның 15 гыйнварында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендә чыккан.

«Тәңкә белән кибетләрдә түләп булсын өчен тәңкәнең алгы ягында аның номиналь бәясе күрсәтелгән», – дип аңлатты «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Милли банкның икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөфәр Шаһиев.

Аның әйтүенчә, акча билгесенең инвестицион потенциалы бар. Ул Санкт-Петербургның «Монетный дворында» көмештән сугылган. Көмешнең сафлык дәрәҗәсе – 925, саф көмеш массасы – 15,5 грамм, диаметры – 33 миллиметр. Тәңкә барлыгы өч мең данә белән чыккан. Тәңкәнең арткы ягында китаплар, китапханә өстәле фонында Каюм Насыйри портреты сурәтләнгән.

«Коммерция банкларында да ул ике сум түгел, ә күпкә югары бәя тора. Борынгы акчалар һәм медальләр җыю, аларны коллекцияләү белән шөгыльләнүче кешеләр вакыт узу белән бу акчаны башка бәядән сатып алачак», – диде Милли банк хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100