news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында мөхтәсибәт оешуның 20 еллыгын билгеләп үттеләр

Райондагы 16 мәхәллә халыкны дингә тарту, дини белем бирү юнәлешендә эш алып бара.

(Кайбыч, 4 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Узган атнада Олы Кайбыч мәчетендә районда мөхтәсибәте оешуның 20 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Тарих өчен бу бик күп вакыт түгел, шулай да, районның татар авылларында мәчетләр төзелгән, булганнарына ремонт ясалган, халкыбызны дингә тарту, дини белем бирү буенча шактый эш башкарылган, дип яза җирле басма.

Олы Кайбыч мәчетендәге тантанага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл имамнары, дин сабаклары бирүче мөслимәләр, Буа мәдрәсәсеннән Габдерәүф хәзрәт, Тәтеш районының имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт килгән иде. Юбилей уңаеннан Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтырга тиеш иде. Ләкин, мөһим эше килеп чыгу сәбәпле, Кайбычка беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинны җибәргән иде. Очрашуны да ул Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин котлавын ирештерде.

"Хөрмәтле дин кардәшләрем! Күптән түгел Татарстан Республикасы Диния нәзарәте үзенең 25 еллыгын билгеләп үткән иде, хәзер без районда мөхтәсибәт оешуның 20 еллыгына җыелдык. Барыгызны да әлеге ике күркәм бәйрәм белән котлыйм, – диде ул. – Районыбызда бүгенге көндә 16 мәхәллә бар. Имамнар белән бер-беребезне аңлап, дустанә эш алып барабыз, халыкның дингә булган ихтыяҗын канәгатьләндереп киләбез. Җыеныбызның төп максаты – шул елларда башкарылган эшләргә билгеле йомгак ясау, алдагы эшчәнлегебезгә бурычлар билгеләү. Безнең эшебездә иң мөһиме – район җитәкчелеге белән уртак тел табып эшләү. Бу яктан борчыласы юк, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык башлангычларыбызны хуплап килә. Яңа эшкә керешер алдыннан иң элек аның белән киңәшәм, ярдәменнән бер дә калдырганы юк, аңа рәхмәтебез зур", - диде Дамир хәзрәт.

Альберт Рәхмәтуллин дин әһелләре адресына бары җылы сүзләрен генә ирештерде.

"Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Вакыт сизелмичә дә үтә. Быел без районыбызның 26 еллыгын зурлап билгеләп үткән идек, мөхтәсибәт оештырылуга да 20 ел тулган. Бер карасаң, тарих өчен бу күп вакыт түгел. Шулай да, дин юнәлешендә районда зур эшләр башкарылды. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинга да олы рәхмәтләребезне ирештерсәгез иде. Мөфти итеп билгеләнүгә, мөхтәсибәтләр белән танышуын безнең районнан башлады, мәчеткә җиңел машина да бүләк итте. Авыл имамнары халык белән бергә дини бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмыйча үткәрә, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне халыкка җиткерәләр. Соңгы вакытта авыз ачтыру, Ураза бәйрәмнәре мәчетләрдә үткәрелә. Аларны үткәрү чыгымнарын аерым гаиләләр күтәрә, спонсорлык ярдәмнәре, изге гамәлләре өчен барысына да рәхмәт. Бу эшләрнең башында егерме ел инде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин тора. Аны бу вазифага тәкъдим итүчеләр ялгышмаган. Ул үз эшен намус белән башкара, акыллы, сабыр, белемле. Күп балалы үрнәк гаилә башлыгы да әле ул.Алга таба да аңа, гаиләсенә ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим, – диде ул, Дамир хәзрәткә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып.

Дамир хәзрәт авыл имамнарына, шулай ук балаларга, авыл халкына дин сабаклары бирүче мөслимәләргә бүләкләр тапшырды. Очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Анда без Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазьләрен тыңладык, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100