news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында тифлоконцертта Якутия мәдәнияте белән танышып булачак

Кариев театрында тифлоконцертта Якутия мәдәнияте белән танышып булачак
Салават Камалетдинов

Юрий Платонов исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт эстрада театрының сәнгать җитәкчесе, проект авторы Мария Герасимова Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Я вижу сердцем. Моя Якутия» дип исемләнгән тифлоконцертта Якутия мәдәнияте белән танышып булачагын әйтте. Тифлоконцерт иртәгә 11.00 сәгатьтә була. Керү ирекле.

«Концертта Якутиянең табигатен сизеп, тоеп булачак. Якутия - аланлы як. Табигатебез искиткеч бай, бездә күлләр бик күп. Җырлар, музыка аша Якутиянең мәдәнияте, үзенчәлеге, йолалары белән таныштыра алырбыз дип уйлыйм. Концертка барлык тамашачылар да чакырыла. Күрмәүчеләрдән тыш, сау-сәламәт кешеләр дә булачак», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Театр хормейстеры Наталья Стручкова әйтүенчә, тифлоконцертта кошлар сайравын, атлар чабышы тавышын, яңгыр яуган, җил искән, бүре улаган тавышларны ишетеп булачак.

«Без - табигать балалары. Табигать белән бәйле һәр күренеш безнең халык өчен якын. Шулай ук, программада фольклор һәм эстрада җырлары да яңгыраячак. Кагыйдә буларак, тифлоконцерт һәм тифлоспектакльләрдә йомшак тавышлар гына яңгырарга тиеш, чөнки кеше күңелендәге авыр йөген бушата, эмоциональ халәттә була», - дип аңлатты хормейстр.

Юрий Платонов исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт эстрада театры директоры Татьяна Чаранская тамашачыларны тифлоконцертка килергә курыкмаска өндәде.

«Мондый концерттан соң сез эмоциональ яктан бушанып чыгачаксыз. Якут җырларын күңелегез аша үткәрсәгез, җаныгыз чистарыначак, җиңел булып китәчәк. Начар уйлар бетәчәк, илһам, яңа идеяләр киләчәк. Мин тифлоконцерт һәм тифлоспектакльдә булганнан соң шулкадәр әсәрләнеп, хисләнеп чыктым! Дөньяга яңача, башка төрле күзлектән күрә башлыйсың», - диде ул.

  • Тифлоконцертны Юрий Платонов исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт эстрада театры белән берлектә тифлокомментатор Гөлүсә Закирова һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100