news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия артистлары Кариев театрында түләүсез тифлоконцерт куя

Якутия артистлары Кариев театрында түләүсез тифлоконцерт куя
Салават Камалетдинов

Иртәгә 11:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Я вижу сердцем. Моя Якутия» дип исемләнгән тифлоконцерт була. Керү ирекле.

«Якутиядәге коллегалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Узган ел Якутиядә шушы тәҗрибә белән танышып кайттым һәм тифлоконцертны үзебездә дә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Тифлоконцерт - Россиядә яңа юнәлеш. Ул күрмәүчеләр өчен генә түгел, без барлык тамашачыларны көтеп калабыз. Казанда «Нәүрүз» фестивале бара, коллегаларыбыз «Нәүрүз»гә килү форсатыннан файдаланып, тифлоконцерт оештырырга булдык», - диде милли тифлокомментатор Гөлүсә Закирова.

Юрий Платонов исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт эстрада театры директоры Татьяна Чаранская тифлоконцертта булганын әйтте. «Якутиядә күрмәүчеләр китапханәсе белән тыгыз эшлибез. Безнең эстрада театры сәламәтлеге чикле булган кешеләргә теләктәшлек белдереп тора», - диде ул.

«Күзләрне каплап бәйләп куясың һәм сәхнәдә барган күренешне ишетәсең, тоясың. Шул ук вакытта, төрле исләр дә сизәсең. Әйтик, сугыш турындагы күренештә солярка, бензин исләре чыга, ә бервакыт хәтта таба исе дә чыкты - сәхнә янында коймак пешерделәр! Менә шундый тифлоконцертлар аша без күрмәүчеләрнең халәтен, аларның йөрәк авыртуын аңлыйбыз. Ишеткән һәр нәрсәне үзеңә якын итеп кабул итәсең - бу шулай ук, сәер булып тоела. Миңа калса, мондый чарадан соң безнең сизә торган органнар яхшырак эшли башлый», - дип сөйләде ул.

Театрның сәнгать җитәкчесе, проект авторы Мария Герасимова коллективның саха (якут) халкы традицияләренә бик игътибарлы булуын искәртте.

«Гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Якутиядәге күрмәүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре сәламәтлеге чикле булучыларга спектакль чыгарырга тәкъдим иткәч, берсүзсез, ризалаштык. Чөнки бу театр сәнгатендә яңа жанр, яңа хәрәкәт. Баштан эшне ничек, нәрсәдән башларга кирәклеген белмәдек. Бергәләп, спектакльдәге һәр күренешнең нечкәлекләрен уйладык. Концерт бер сәгатьтән дә артмый, чөнки күзне бәйләгән килеш озак утырып булмый», - дип аңлатты ул.

Театр хормейстеры Наталья Стручкова фикеренчә, «Я вижу сердцем» тифлоконцертында сау-сәламәт кешеләр берничә секундка булса да күрмәүче кеше урынына үзен куеп карый ала.

«Бәхет ул - сау-сәламәт булуың, аны әллә кайдан эзләргә кирәкми, янәшәңдә якын кешеләреңнең булуы, аларның сине яратуы мөһим. Концертыбызда туган ягыбыз турында сөйләячәкбез. Концертта якут җырларын башкарачакбыз, шулай ук якут халкының милли уен коралы - хомус (варган) яңгыравын, тойук (халыкчан җырлауны) ишетеп булачак. Якут халкы фикеренчә, хомус һәм тойук кешене сихәтләндерә, аңа көч өсти. Бу концерт безнең өчен зур вакыйга», - дип билгеләп үтте ул.

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматургия өлеше җитәкчесе Ләйсән Алексеева әйтүенчә, тифлокомментатор күрми торган кешеләргә сәхнәдә нәрсә барганын сүз белән аңлата. «Кеше җырларны, диалогларны ишетә, ә сәхнәдә ниләр булганын белми. Без милли телдә тифлокомментарий белән спектакль күрсәткән беренче театр. Бу концертта тифлокомментарийлар аз була, концертны төрле органнар аша хис белән кабул итәчәкбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100