news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры Себер якларында гастрольләрдә

Артистлар тамашачылар игътибарына «Гашыйклар утравы» һәм «Керпе малае дуслар эзли» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының хәрби частьләр белән дуслык җепләре ныгыганнан-ныгый бара. Әле күптән түгел генә Сочи, Адлер якларында хезмәт итүче якташларыбыз яныннан кайткан артистлар 16-26 ноябрь көннәрендә Новисибирск, Омск, Томск, Кемерово якларындагы татар авылларында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Кариевлылар 19 ноябрьдә - Новосибирск, 26 ноябрьдә Омскидагы хәрби частьләрдә хезмәт итүче солдат һәм офицерларга Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» комедиясен, ә балаларга Рафис Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» музыкаль әкиятен күрсәтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100