Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театры Роберт Миңнуллин шәхесенә багышланган шигъри спектакльгә чакыра
Кариев театры үзенең быелгы «Шәхесләр сезоны»н күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштергән «Гомер моңы» шигъри спектакле белән дәвам итә. Спектакль «Счастливые истории» фонды белән берлектә чыгарыла.
«Театр үзенең алдагы сезонга эш планнарын әзерләп бетергәч фонд тарафыннан шундый тәкъдим булды һәм без аны кабул итеп алдык. Чөнки, беренчедән, Роберт абый турында беренче пьеса, икенчедән, яшьләр театрына җаваплылык өсти торган матур эш булачак», – диде театр директоры Илнур Гайниев спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә.
«Роберт Миңнуллинны шигырьләре аша да, сәясәттәге тормышын да беләбез. Без аны башка яклардан да ачу ниятеннән яшьләр дә карарлык, кешеләр гаилә белән килерлек спектакль чыгарырга ниятлибез», – диде ул.
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова чыгышын «Счастливые истории» фондына рәхмәт сүзләреннән башлады. «Бу спектакль Роберт Миңнуллинның «Счастливые истории» фонды белән элемтәләре үзеннән соң да дәвам итүенә ачык мисал. Бу аларның шундый проектлар аша Роберт Миңнуллинга рәхмәтләре», – диде ул.
«Мондый проектлар театрларда еш күренеш түгелдер. Шигърият белән театрның бәйләнеше сирәк күренеш. Татар әдәбиятын популярлаштыруга багышланган проектларны без хуплыйбыз. Сценарий авторы Булат Минкин белән бергә без спектакльнең концепциясен эзләргә тырыштык», – дип дәвам итте Таңсылу Сабирова.
Роберт Миңнуллин шәхесенә багышланган спектакльнең режиссеры – Эльдар Гатауллин.
Спектакльнең премьерасы 31 октябрьдә көтелә.
«Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Елена Исламова хәбәр итүенчә, спектакль «Россия мәдәният фонды» грантына куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз