Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камилә Вәлиева Алинә Заһитова белән дуслык турында ачыктан-ачык әйтте
Россия фигуралы шуучысы һәм 2022 елда Пекинда Олимпия уеннарында команда ярышларында җиңүче Камилә Вәлиева Алина Заһитова белән мөнәсәбәтләре, шулай ук иң якын кешесе турында сөйләде.
«Дуслык турында сәер сорау... Без Алинә белән яхшы аралашабыз, ләкин аны дуслык дип әйтеп булмый. Мин Алинәне бик хөрмәт итәм, ул минем өчен спортта чын үрнәк һәм кумир. Минемчә, дуслык теләсә кайсы кеше өчен мөһим. Дусларсыз үз тормышыңны күз алдына китерү кыен.
Минем өчен иң якын кешем кем? Иң якын кеше - ул, әлбәттә, әни. Аның белән мин дөньядагы бар нәрсә белән дә бүлешә алам һәм уртаклашырга әзер. Әни минем белән тәүлегенә 24 сәгать, ул миңа һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә ярдәм итә», - дип Вәлиеваның сүзләрен китерә U-Magazine басмасы.
Элегрәк фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева аны бәхетле итә торган әйберләр турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз