news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камилә Вәлиева үзен бәхетле итә торган кечкенә генә серне ачты

Фигуралы шуу буенча Олимпиа чемпионы Камилә Вәлиева үзен бәхетле итә торган нәрсәләр турында сөйләде. 16 яшьлек спортчы сүзләренчә, ул бөтенләй гади нәрсә булырга мөмкин.

«Мине нәрсә бәхетле итә? Күп нәрсә. Кайвакыт бер кечкенә генә шоколад та җитә. Кайвакыт мине ярышларда җиңү яки имтиханнан яхшы билге алу да бәхетле итә. Тренировкаларда катлаулы элементларны ясагач еш кына үземне бәхетле тоям. Дуслар белән кызыклы очрашулардан, матур музыкадан, барлык туганнар да сәламәт булудан, кояшлы көннән һәм башка нәрсәләрдән үземне бәхетле итеп тоя алам», - ди Камилә Вәлиева. Бу хакта U Magazine басмасы хәбәр итә.

Искәртик, Вәлиева Казанда туган һәм спорт карьерасында беренче адымнарын ясаган. Бүгенгә ул Россия, Европа чемпионатлары, Пекинда Олимпиа уеннары җиңүчесе.

Камилә туган көненә истә калырлык бүләкне Россия Президенты Владимир Путиннан алуы турында сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot