news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Яулык бәйләү – христиан һәм яһүд динендә дә булган традиция

Мөфти баштан аяк капланып йөрүне ислам традициясе генә булмавын әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Яулык бәйләү – христиан һәм яһүд динендә дә булган традиция

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин яулык бәйләү, хиҗаб киюне ислам традициясе генә булмавын әйтте. Ул бу хакта «Валдай» дискуссия клубының Казанда узган «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» конференциясенең пленар утырышында сөйләде.

«Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре уртак тамырларга барып тоташа һәм барысы да тыйнаклык, әхлак кыйммәтләрен алга сөрә. Мәсәлән, башка яулык бәйләү, яки хиҗаб кию – ул ислам традициясе генә түгел. Яулык –христиан динендә һәм яһүд динендә дә булган традиция. Россия хатын-кызлары һәрвакыт капланып йөргән. Шулай итеп алар әдәпсез карашлардан һәм фикерләрдән сакланган.

20 гасыр башындагы фотосурәтләр Россия халкының, русмы, рус түгелме – бөтенесенең дә йөзне һәм кул чукларыннан кала баштан аякка кадәр капланып йөргәннәрен күрсәтә. Иконаларга күз салыгыз, рәссамнарның Мәрьям Ананы ничек сурәтләгәннәрен исегезгә төшерегез», – диде Камил хәзрәт.

Ул шулай ук мәктәпләрдә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүне дә әйтте.

«Әмма без бүген Россия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен күзәтәбез. Ягъни мәктәптән үк без балаларыбызга дин тоту һәм Аллаһы Тәгаләнең кануннарын үтәү дөрес түгел дип сеңдерәбез. Нигә? Көнбатышта бу кабул ителмәгәнгәме?» – диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100