news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дини күптөрлелек һәм милли бердәмлеккә багышланган конференция уза

Конференциягә сигез илдән егермеләп эксперт җыелды.

Казанда дини күптөрлелек һәм милли бердәмлеккә багышланган конференция уза
Владимир Васильев

Казанда «Валдай» халыкара клубының «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек»кә багышланган конференция үтә.

Милли китапханәгә Россия һәм чит илләрнең чиркәү иерархлары, философлар, дини белгечләр, социологлар һәм халыкара галимнәр җыелды. Дискуссиянең төп бурычы – күпмилләтле һәм күп конфессияле җәмгыятьләрнең тотрыклылык серен тикшерү. 

«Валдай» халыкара дискуссия клубының динара бәйләнешләргә багышланган конференциясе Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстанда һәрвакыт милләтара, мәдәниятара һәм динара бәйләнешләргә аерым игътибар бирелгәнлеген әйтеп үтте.

«Бүгенге конференция хакимиятне, интеллектуаль элитаны һәм җәмгыятьнең рухи көчләрен берләштерергә ярдәм итәр дип ышанам. Бу безгә хәтта шундый авыр вакытта да милләтара һәм динара хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту өчен сайлаган курсны нык тотуыбызга ышаныч бирә», – диде Әсгать Сәфәров үз чыгышында.

Пленар утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл, Россиядәге Будда традицион Сангхасының Төньяк-Көнбатыш төбәге буенча дид Хамбо-ламасы Буда Бадмаев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин конференцияне оештыручыларга җәмгыятьнең әхлакый үсешенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.

«Илнең һәр гражданинының тотрыклы рухи халәте нәтиҗәсендә бөтен җәмгыять бердәмлеге барлыкка килә. Дин әһелләре рухи-әхлакый кыйммәтләрне, шулай ук җәмгыятьтә халыклар бердәмлеген һәм рухи бердәмлекне, тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуда төп роль уйныйлар», – диде мөфти.

Митрополит Кирилл үз чыгышында дини традицияләргә тугрылык бөтен цивилизациянең һәм гомумән кешелекнең киләчәктә яшәвенә бәйле булуын әйтте.

«Православие һәм башка традицион диннәр катнашында илнең мең елдан артык тарихы дәвамында формалашкан кыйммәтләр бүген Россиянең цивилизация коды булып тора», – диде митрополит.

Халыкара конференция берничә секциядән тора. Аларда сигез илдән – Россия, Мисыр, Иран, Индия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия һәм Таҗикстаннан егерме эксперт чыгыш ясаячак. Беренче секция «Дөнья һәм үсеш нигезләренең берсе буларак илләр арасында дини үзара бәйләнеш»кә, икенчесе «Дини күптөрлелек һәм сәяси тотрыклылык» темасына багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100