news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татарлар күбрәк булган җирдә тынычлык бар

Мөфти татарларның гореф-гадәтләре ислам диненә нигезләнгән булуын аңлатты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татарлар күбрәк булган җирдә тынычлык бар
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, татарлар, мөселманнар күбрәк булган саен тынычлык та сакланачак. Ул бу хакта «Валдай» халыкара дискуссия клубының Казанда узган «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» конференциясендә журналистлар белән аралашканда әйтте.

«Владыка Кирилл да кызык фикер әйтте: «Бөтен җиргә татарларны җибәрергә кирәк. Татарлар булса, тынычлык булыр иде», – диде. Минемчә, урынлы фикер. Чыннан да татарлар булган җирдә тынычлык бар», – диде ул.

Мөфти моны татарның гореф-гадәтләре ислам диненә нигезләнгән булу белән аңлатты.

«Татарның гореф-гадәтләре исламга нигезләнгән. Мисал өчен, мәдәният «Мәдинә» сүзеннән килә. Китап, мәктәп – бөтенесе дә гарәп сүзләре. Беренче җырларыбыз да мөнәҗәтләр булган. Беренче китап – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», ул да Йосыф пәйгамбәр турында. Йөз ел элек татар театры булмаган, татар эстрадасы булмаган, мәчетләр һәм мәдрәсәләребез булган. Безнең халкыбызның асылы – ислам дине. Динебезне сакласак, динебез дә безне саклаячак», – диде Камил хәзрәт.

Ул мөселманнар булган җирдә тынычлык булуын дөньякүләм дәрәҗәдәге мисаллар белән аңлатты.

«Ислам – тынычлык дине. Татарлар, мөселманнар булган җирдә тынычлык бар. Мәсәлән, Сириядә. Сириягә проблемалар читтән килде. Яһүдиләр дә, христианнар да, мөселманнар да башка илләр кергәнче тыныч, тату яшәгәннәр. Чөнки мөселманнар күбрәк булды. Чиркәүләрне дә җимермәделәр. Әфганстанда да шулай», – диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100